Мамадыш районында экологлар рөхсәтсез чүплек таптылар

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Соколка авылында экологлар агач, көнкүреш һәм үсемлек калдыкларын, шулай ук биналарны җимерү һәм сүтү калдыкларын ташлау фактын ачыкладылар. Законсыз чүплекнең мәйданы 72 кв.м тәшкил итә, ә күләме – 29 куб.м.

Соколка авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү белдерелде.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасында («Экология» категориясенә);

- «Я-школьник» кушымтасында («Мәктәп экопатруле» категориясе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International