Элегрәк Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Түбән Кама сусаклагычы акваториясен мониторинглау барышында елга комын чыгара торган йөзмә кранны ачыклаганнар иде. Гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруның җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензиясез алып барылуы ачыкланды. Законсыз чыгарылган ком күләме 1,5 мең тоннадан артык. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгардылар. Ул 320 мең сум тәшкил итте.
ТР Арбитраж суды Министрлыкның хокук бозучыдан (ә ул юридик зат булып чыкты) әйләнә-тирәгә китерелгән зыянны түләтү турындагы дәгъва таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде.
Моннан тыш, Кама буе идарәсе РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше буенча ("Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез файдалану, әлеге Кодексның 7.5 ст. һәм 15.44 ст. 1 өлешендә каралган очраклардан тыш") 800 мең сум күләмендә административ штраф билгеләү турында карар чыгарды. Юридик зат карарны апелляция инстанциясендә шикаять итте, сумманы 30 мең сумга кадәр киметте. Әмма экологлар санкциянең яртысына штраф билгеләүне таләп итеп кассацион шикаять бирделәр – 400 мең сум. Кассацион инстанция суды, эшне яңадан карап чыгып, экологларның таләпләрен канәгатьләндерде һәм 400 мең сум күләмендә ахыргы штраф күләмен билгеләде.
Шулай итеп, предприятиедән түләтүләрнең гомуми суммасы 720 мең сум тәшкил итте.