Тукай һәм Алабуга районнарында экологлар суга ирекле керүне чикләү очрагын ачыкладылар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Тукай һәм Алабуга районнарын тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары халыкның суга ирекле керүенең чикләнүен ачыкладылар. РФ Су кодексы нигезендә, яр буе полосасы гомуми файдалану өчен каралган һәм аңа керү ирекле булырга тиеш.

Беренче хокук бозу Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегендә ачыкланды. Гардалы елгасының яр буе профильле металл табактан һәм рабица челтәреннән койма белән әйләндереп алынган. Шулай ук киртәләнгән җир кишәрлегендә торак йорт төзелешенең алып барылуы ачыкланды. Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча, бу кишәрлек – физик затныкы.

Икенче хокук бозу «Индустрия» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә, Алабуга районының Костенеевка авыл җирлеге тирәсендә теркәлде. Исемсез буаның яр буйларында профильле металл табактан ясалган койма куелган, анда участокка керү өчен капкалар урнаштырылган, шулай ук бу участокта элек урнашкан пирстан казыклар табылды.

Әлеге хокук бозулар өчен физик затларга табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International