Татарстанда табигатьне саклау чараларын җирле бюджетка экологик керемнәр исәбенә гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә. Чаралар ТР Экология министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында формалаштырыла.
Элегрәк Арча районын мониторинглау барышында Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде. Югары Масра авылы янында экологлар законсыз карьер таптылар. Бозу мәйданы 6300 кв.м тәшкил итә, ә «кыргый» карьерның күләме 8800 куб. м артык.
Карьерны рекультивацияләү Арча районы бюджетына кергән экологик түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелгән. Бүгенгә карьерны рекультивацияләү төгәлләнгән.
Исегезгә төшерәбез, район бюджетына экологик түләүләр җәлеп итү табигать территорияләрен торгызырга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Әлеге финанслар ярдәмендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне арттыру проектларын гамәлгә ашырырга мөмкин, бу «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.