Мамадыш районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Малмыжка авылында Гагарин урамында экологлар биналарны җимерү һәм сүтү калдыкларының рөхсәтсез чүплеген, шулай ук агач һәм сортланмаган торак калдыкларын таптылар.
Хокук бозу мәйданы 42 кв.м тәшкил итә.
Хокук бозучыга, ә ул физик зат булып чыкты, табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү бирелде.