Бөгелмәдә бер оешма экологик штрафка ризасызлык белдереп маташса да, берни булдыра алмаган. Ул җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын өеп куйган өчен 100 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.
Чаллы шәһәре, производство проезды. Табигатьне саклауга битараф булмаган мәнле гражданнарыбыз Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә 39А бинасы артында җир астыннан законсыз төстә ниндидер файдалы казылма чыгарулары турында хәбәр иткән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча участок полиция хезмәткәре белән берлектә Кама елгасына рейд ясаган.
Кама Тамагы районының Лабышка авылы территориясе табигатьне саклау законы таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлү-үтәлмәвенә тикшерү узган. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе һәм Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе инспекторлары Светлая урамында Куйбышев сусаклагычына килеп-китеп йөрүне чикләүнең берьюлы берничә очрагын теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нариман елгасы яры буенда калдыкларга тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” аша Алабуга районы “Спутник” бакчачылык ширкәтендә чүплек ясап куюлары турында хәбәр алынган.
Экологлар Әлмәт районы өстеннән вертолетка утырып очканда, туфракка калдыкларны ташлап калдыру очрагын күреп алган.
Әлмәт районында Дала Зәе елгасына килү юлын профнастилдан тимер койма белән япканнар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә җирле рельефка ташландык суларның эләгүен ачыклаган. Бер металл базасы территориясеннән ташландык суларны агызу торбасы сузылганлыгы билгеләнгән.
Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында гомумтаралган файдалы казылмаларны (кызыл балчык) күпләп чыгару очрагы ачыкланган. Табигатьне саклау законын бозуны, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясенең дәүләт инспекторлары теркәгән.