Буа районында яшәүчеләр КамАЗ машинасының калдыклар аударуын күреп калган. Закон бозучыга карата административ чаралар күрелгән

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Буа районында яшәүче ваемлы гражданнар Кече Буа авылы тирәсендә экологик тәртипне бозучыларны ачыклауга һәм бу адәмнәргә карата җәза чарасын күрүгә ярдәм иткән. Алар КамАЗ машинасының калдыклар аударып яткан чагын камера ярдәмендә тотып алып, фотоматериалларны “Халык контроле” аша экологларга җибәргән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү кысаларында, чыннан да, калдыкларны тиешсез урынга өю фактын раслаган. Автомобильнең дәүләт номеры буенча закон бозучының үзе дә билгеләнгән. Хәзерге вакытта вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше  (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ беркетмә төзелгән.  Шулай ук закон бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны бер ай эчендә юкка чыгару турынад күрсәтмә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International