Әлмәттә җитештерү базасы милекчесе җирләрне саклау таләпләрен үтәмәгән өчен 700 мең сумга кадәр күләмдә штраф түләргә мөмкин

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Әлмәттә Объездная урамында урнашкан җитештерү базасын пычратуда арендатор да, милекче дә гаепле. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вертолеттан карап-күзәтеп йөргәндә нәкъ менә биредә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә законны санга сукмауны теркәгәнлекләрен искә төшерик. Моңа кадәр экологлар рубероид һәм тузган шиннардан чүплек ясаган өчен, шулай ук җир асты суларыннан лицензия шартларын бозып файдаланган өчен база арендаторын җаваплылыкка тарткан. Менө хәзер пробаларга анализ ясау нәтиҗәләре буенча милекче эшчәнлегендә дә закон бозу билгеләнгән. Туфракта нефть продуктлары микъдарының рөхсәт ителгәннән 10,4 тапкыр артып китүе исәпләп чыгарылган. Җирләрне рекультивацияләү, җирләрне яхшырту һәм туфракны саклау буенча үз бурычларын үтәмәгән өчен юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Закон бозучыга 400 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International