Кыш якынлаша. Бүген экологлар Казанда урамнардан чыгарылачак кар өемнәре өчен күздә тотылган территорияләрне тикшерде

2019 елның 1 ноябре, җомга

Карны вакытлыча өеп тору өчен билгеләнгән һәрбер мәйданчык экологлар белән килештерелергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары быел булачак законлы кар полигоннары территорияләренә тәүге рейд ясады. Рейдны алар Казанның Киров һәм Мәскәү районнарыннан башлады. Шәһәр Башкарма комитеты җибәргән исемлектә 2 адрес күрсәтелгән иде. Инспекторлар тикшерү кысаларында шундук закон бозу очрагына да тап булды. Элекке кар полигоны территориясе әле һаман тиешле тәртипкә китерелмәгән икән.

Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апаева аңлатып үткәнчә, язын, кар эрегәч, биредә табигатьне саклау законын бозу очрагы ачыкланган булган. Мәйданчыкка карның гына түгел, төзелеш калдыкларының китереп аударылуы да билгеләнгән. Чүплекне юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән, әмма чүп – һаман шул урында. Моннан тыш Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләре Министрлыкның аңлату характерындагы башка хатын да инкарь иткән. Шулай итеп, җирле халык ярдәме белән экологлар игътибарына барып ирешкән рөхсәтсез чүплек юкка чыгарылмау гына түгел, бәлки әле “үскән” дә. Кабат закон бозу факты буенча Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләренә, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.2 статьясындагы 1 бүлеге буенча административ беркетмә төзү өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк идарәсенә килеп китү зарурилыгы күрсәтелгән извещение җибәрелгән.

Быел кышын карны урнаштыру өчен билгеләнгән барлык мәйданчыклар Министрлыкның лабораториясе белгечләре тарафыннан да барлана әле. Туфракның реагентлар белән пычрануына юл куймау максатыннан, кышкы сезон тәмамланганнан соң чагыштырма анализ ясау өчен, урыннардан туфрак пробалары алына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International