Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә 880 м2 мәйданда торбалар өйгәндә закон таләпләрен бозуны ачыклаган

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вертолеттан карап-тикшереп йөргәндә Әлмәттә бер производство базасы территориясендә бик зур торбалар өемен күреп алган. Экологлар, җитештерү калдыклары белән эш итүдә таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвен ачыклау максатыннан, тикшерү белән шушы урынга килгән. Биредә торбаларның, бернинди түшәмәсез генә, коры туфракка өеп куелуы, территориянең  махсус туфрак өеме белән әйләндереп алынмавы һәм автоном чистарту корылмалары белән яңгыр суларын агызу челтәренең булдырылмавы билгеләнгән. Калдыкларны законсыз урнаштыру урыны мәйданының 880 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International