100 мең сумлык штраф һәм мәҗбүри рекультивация. Татарстан Югары суды Әлмәт подряд оешмасына карата җәза чарасы билгеләгән

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Ике инстанция суды Әлмәтнең дәвалау учреждениесендә капиталь төзекләндерү эшләрен башкарган подряд оешмасының гаебе расланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгы чорында Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә төзелеш калдыклары белән бер күчтә сырхауларның медицина карталары аунап ятканлыгын ачыклаган булган.

Экологлар әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы нигезендә административ беркетмә төзегән, Әлмәт шәһәр суды 100 мең сум күләмендә штраф салган. Закон бозучы, чыгарылган карарга риза булмыйча, Татарстан Республикасы Югары судына мөрәҗәгать иткән. Әмма шикаять канәгатьләндермичә калган. Ел азагына кадәр чүплек территориясе чистартылырга, торгызылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International