Әлмәттә бер подряд оешмасы чүпне җиргә күмеп куярга маташкан

2019 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә гражданнардан Әлмәттә күп катлы йорт төзү урынында калдыкларның җиргә ыргытылуы турында хәбәр кергән. Экологлар, кичекмәстән, күрсәтелгән адрес буенча рейдка чыгып киткән.

Алар подряд оешмасының 12 кв.м. мәйданда тирән чокыр казып, чүп-чарны шунда күмеп калдыруын ачыклаган. Моннан тыш барлыгы 49 кв.м мәйданда рөхсәтсез ике чүплек табылган. Инспекторлар рейдыннан соң подряд оешмасы закон бозуның аянычлы нәтиҗәләрен тизрәк юкка чыгарырга ашыккан.

Предприятиегә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ беркетмә төзелгән. Закон бозу 100 меңнән 250 мең сумга кадәр күләмдә штраф белән яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International