Чистай шәһәрендә кара металл калдыкларын рөхсәтсез урынга өю билгеләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары шул урында 4нче класс хәвефлелеккә керүче чуен һәм корыч тузаны эзләрен дә тапканнар.
Компания, лицензия таләпләрен санга сукмыйча, Дим-Тамак чыганагында файдалы казылма чыгару эшләренә тотынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары җир кишәрлекләренең тиешле категориядәге сәнәгать җирләренә күчерелмәвен билгеләгән.
Пычрак, бензин, битум һәм реагент калдыклары, юу сыекчалары эзләре. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Казанның академик Павлов урамында туфракка ташландык сулар утырмасы хасил булуына тап булган.
“Казан җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Әлмәт шәһәрендә җирләргә зыян салган өчен 951,3 мең сум түләткәннәр. Табигатькә китерелгән зыян өчен Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарын санга сукмаган предприятиедән штрафны суд приставлары түләттергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт шәһәре Шевченко урамында калдыклар яндыру турында хәбәр алынган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районы Тенеш шәһәр тибындагы бистәсендә ташландык суларны җиргә агызу фактын билгеләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары пычрак кар көртлөренө юл куймау буенча көчәйтелгән контрольлек алып бара.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын инде җәен үк Түбән Кама акваториясенә рейд барышында ачыклаган булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары инде ел башында ук Лениногорск районы Сугышлы авыл җирлегендә җир асты биләмәләрен законсыз эшкәртүне ачыклаган булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәтнең бер сәүдә объектында ремонт-төзелеш эшләре алып баручы подряд оешмасының үз эшчәнлеге процессында хасил булган калдыклар хәрәкәте учетын алып бармаганлыгын ачыклаган.