Казанда бер фирма Совет районында пычрак кар өйгән өчен штраф түләгән

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Оешмага Казан шәһәренең Совет районында пычрак кар өеп куйган өчен 200 мең сум күләмендә штраф салынган. Ел башында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Үзәк территориаль идарәсе инспекторларының рөхсәтсез урыннарда калкып чыккан кар көртләренә тап булганлыгын искә төшерик. Ике кар өеменең гомуми мәйданының 1400 кв.м чамасы тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Үткәрелгән тикшеренүләр шул көртләрдән алынган кар пробаларының агулы булуын раслаган.

Экологлар административ тикшерү кысаларында кар көртләре өеп куелган җир биләмәләренең шул бер үк милекченеке булуын билгеләгән. Юридик зат пычрак карны тиешсез урыннарга аударып калдырган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Хәзер экологлар китерелгән зыянны исәпләп чыгару белән мәшгуль. Закон бозучы аның өчен дә түлиячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International