Республиканың табигатьне саклау структуралары “Идел буе киңлекләре”н тикшергән

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның табигатьне саклау структуралары Идел буйлап рейдка чыккан. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре әле яңа оештырылган “Идел буе киңлекләре” заказнигы территориясендә тәртип саклану-сакланмавын тикшергән. Күзәтчелек тикшерүе нәтиҗәләре махсус сакланылышлы табигать территориясендә билгеләнгән режимның үтәлүен күрсәткән. Елга яры буенда пычрак кар көртеннән кала башка бернинди дә закон бозу очрагы теркәлмәгән. Пычрак кар көрте калкып чыккан урынның координатлары, милекчесен билгеләү өчен, “Росреестр” Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелгән. Административ эшне “Росприроднадзор” Идел-Кама төбәкара идарәсе тикшерәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табигатьне саклау структураларына һәм хокук саклау органнарына “Идел буе киңлекләре” заказнигында закон бозуларга  катгый төстә киртә куярга кушты. Гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарыла торган лицензияле җир биләмәләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан махсус контрольлеккә алынды. Лицензия шартлары бозылганда, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясалганда, лицензиянең гамәлдә булуын туктатуга кадәр, административ җәза чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International