Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Көньяк-Сәнәгать урамында төзелеш һәм ремонт эшләреннән соң ташлап калдырылган калдыкларга тап булган.
“Стройсервис” акционерлык җәмгыяте, шәхсән максаттан чыгып, законсыз төстә гомумтаралган файдалы казылма чыгарып яткан. Оешма, җир асты биләмәләреннән файдалануга хокук бирүче лицензиягә ия булмыйча гына, карьердан рөхсәтсез-нисез гомумтаралган файдалы казылма (кирпеч балчыгы) чыгарган.
Бүген Чаллы шәһәрендә Иске Гәрдәле һәм Әҗмәкәй авылларында яшәүчеләр белән экология мәсьәләләре буенча фикер алышу булган. Очрашуда Тукай районы предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр администрациясе вәкилләре һәм контрольлек-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашкан.
Бетон эшләнмәләр ватыклары, цемент калдыклары, тузган автомобиль шиннары. Бүген экологлар Тукай районында Мәләкәс елгасының су саклау зонасында 315 кв.м мәйданда 20 куб. метр күләмендә төзелеш калдыкларына тап булган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, җир кишәрлегенең милекчесен ачыклау өчен, “Росреестр” Татарстан буенча идарәсенә запрос җибәргән.
Зөя елгасының су саклау режимын бозган компаниягә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының берьюлы 4 статьясы буенча җәза чарасы күреләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү кысаларында күпер ремонтлаганда табигатьне саклау законнарын һәм кагыйдәләрен санга сукмаган төзелеш оешмасын билгеләгән.
Чаллыда бер төркем кеше “Кайнар линия” телефоны аша, гараж кооперативы гамәлләренә карата ризасызлык белдереп, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз урнаштыручының кемлеген ачыклаган. Хезмәткәрләрнең агымдагы елның гыйнвар аенда Лениногорск районына рейд барышында 6 000 кв.м мәйданда зур чүп өеменә тап булганлыкларын искә төшерик.
Әлмәт шәһәре Урсалы микрорайонында яшәүче бер ир-ат өендә төзелеш калдыкларын кабул итү пунктын оештырган. Ул бетон ватыкларын, китерелгән башка чүп-чарны, алга таба үз участогын тигезләүдә куллану өчен, җиргә өеп барган. Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чүплек мәйданының 36 кв.м тәшкил итүен исәпләп чыгарган.
Казанның төзелеш компаниясе 100 мең сум күләмендә административ штраф түләгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары юридик зат гаебе аркасында Габишево авылы белән “Чистое Озеро” бакчачылык ширкәте арасында чүплек барлыкка китерелүен билгеләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Исемсез инешкә яңгыр сулары канализациясе системасыннан ташландык сулар агызуны ачыклаган.