Буада 320 кв.метр мәйданлы чүплек урынын ачыкланган. Эш материаллары чаралар күрү өчен шәһәр прокуратурасына тапшырылган

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Биналарны сүтүдән калган агач калдыклары, кәгазь һәм катыргы кисәкләре. Экологлар Буа шәһәренең Гагарин һәм Люксембург урамнары киселешендә санкцияләнмәгән чүплек урынына тап булган. Пычранган урынның гомуми мәйданы – 320 кв. метр, күләме – 47 куб. метр.  

«Әлеге факт «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законны бозу очрагы булып тора, – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары. – Тикшерү акты төзелде, материаллар прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен Буа шәһәре прокуратурасына тапшырылды».

Санитар-экологик икеайлык кысаларында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча рейдлар дәвам иттерләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International