Туфракның уңдырышлы катламын салдырып алу һәм калдыклар туплау. Экологлар хокук бозучыны Питрәч районында «кулыннан» тоткан

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Питрәч районының Көек авылында экологлар туфракның уңдырышлы катламын законсыз рәвештә салдырып алу һәм киң таралган файдалы казылмалар чыгару очрагына тап булган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре табигать саклау законнары бозылу фактын теркәгән. Законсыз алып барылган эшчәнлек мәйданы 400 кв. метр тәшкил итә. Моннан тыш, хокук бозган зат биналарны сүтүдән калган чүп-чарны да шунда ук урнаштырып барган. Төзелеш калдыкларының мәйданы 1900 кв. метрдан артык.

Әлеге очрак буенча инспекторлар гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясы («Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядән башка яки җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проектларның таләпләрен бозып файдалану»), шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International