Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 212 тоннадан артык чүп-чар җыелган

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларга бүлеп бирелгән полосаларда тәртип урнаштыру эшләре бара. Бүгенге көндә даими рәвештә чистарту нәтиҗәсендә 3640 куб.метр тәртип китерелгән, бу 212 тоннадан артык каты көнкүреш калдыклары дигән сүз. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, эшләргә көн саен 506 кеше һәм 158 махсус техника берәмлеге җәлеп ителә. Бүген подрядчы оешма хезмәткәрләре Казан-Оренбург трассасы янындагы җир участогыннан чүп-чар җыйган.

Экологлар сүзләренә караганда, территорияләрне чистарту барышында санкцияләнмәгән чүплекләр дә ачыклана, һәм аларны бетерү буенча оператив чаралар күрелә.  Табигать саклау законнары бозылу турында ТР Экология министрлыгына гражданнардан да хәбәрләр килә. «Санитар икеайлык башланганнан бирле безгә республика халкыннан 300ләп мөрәҗәгать килде. Безнең төп бурыч – штраф салу түгел, ә гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китермәсә, закон бозуларны бетерү», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

Исегезгә төшерәбез, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар икеайлык 1 нче апрельдә башланды һәм 31 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Табигатьне саклау законнары бозылу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе буенча;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International