Экологлар Дәрвишләр бистәсендә төзелеш калдыкларыннан торган чүплеккә тап булган

2020 елның 27 марты, җомга

Казан шәһәре Совет районы Дәрвишләр бистәсендә яшәүче ваемлы, мәнле кешеләрдән “Халык контроле” системасы аша  төзелеш чүп-чарыннан чүплек ясап куелуы турында хәбәр кергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары федераль автомобиль трассасы янәшәсендә ике урында табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган. Беренче чүплек мәйданының – 10 кв. м, күләменең  дә – 10 куб. м., икенчесенеке – 70 кв. м, күләме – 40 куб. м булуы исәпләп чыгарылган. Хәзерге вакытта законсыз чүплек урыны контрольгә алынган. Эш материаллары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына чара күрүгә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International