Мөслим районы юл буе полосасында 255 кв.м мәйданда нефть түгелгән

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Эчке эшләр органнары хәбәре буенча экологлар оператив рәвештә Мөслим районына барып кайтты. Мөслим-Иске Карамалы автомобиль юлының юл буе полосасында 30 куб.метр күләмендәге автоцистернасы булган, әйләнеп капланган автотранспорт булуы ачыкланды. Җир өслегенә агып чыккан нефть «елгасы»ның гомуми күләме 532 квадрат метр тәшкил итә.
 Нефть таралган территориядә су тирәсендә яши торган кондызлар тереклек итә икән. Җир-су хайваннарының тереклек итү урынын саклап калу өчен, әлеге хәлнең сәбәпчеләре булган оешма хезмәткәрләре дүрт урында Бимәс инеше (Казанчы елгасы кушылдыгы) аркылы мичкә коймалар урнаштырган.  
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре пычранган су һәм туфрактан пробалар алды. Анализ нәтиҗәләре буенча административ чаралар күреләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International