Тынычлык урамында – чүплек. Калдыклар белән эш итү таләпләрен бозучы заттан зыян түләттереләчәк

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары административ хокук бозган КамАЗ һәм бульдозер техникаларына юлыккан. Самосырово торак биләмәсе территориясендә, Тынычлык урамы буенча транспорт чаралары калдыкларны туфракка ташлау белән шөгыльләнә торган булганнар.

Аңлатмалар бирү өчен әлеге җир кишәрлегенең милекчесе чакыртып алынган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта экологлар санкцияләнмәгән чүплек мәйданын һәм чүпләү нәтиҗәсендә әлеге җирләргә китергән зыян күләмен исәпли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International