Экологлар 570 кв. метр мәйданлы законсыз чүплеккә тап булган

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә кайнар линия буенча Казан шәһәренең Идел буе районы, Депутат урамы буенча чүп-чар ташлау урыны турында гражданнардан мөрәҗәгать килеп иреште.

Экологлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча рейд үткәрде. Биналарны сүтүдән барлыкка килгән зур габаритлы калдыклардан законсыз чүплек ясалуы расланган. Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы – 570 кв.метр, күләме – 104 куб.метр.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр санитар-экологик икеайлык чаралары уздырыла. Табигатьне саклау законнары бозылу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе буенча;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International