Яңа Чәчкап авыл җирлегендә яшәүчеләр санитария-экология икеайлыгы һәм «Россия суы» акциясе кысаларында, Лоща елгасының яр буе полосасын чүптән чистартты. Барлыгы 60 килограммга якын чүп җыелды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, ТР буенча «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ вәкилләре белән берлектә, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, законсыз чүплекләрне ачыклау буенча чираттагы рейдны үткәрде.
Совет районының Привольная урамында көнкүреш калдыклары чүплеге барлыкка килгән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Константиновка торак биләмәсендә яшәүче борчулы гражданнардан шундый мөрәҗәгать алынган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Казан шәһәре, шулай ук 10 муниципаль район: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары территорияләре һава өслегендә – кошлар очкан биеклектән торып тикшерелде.
24 апрельдә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә республика өмәсе узачак. Территорияләрне чистарту буенча традицион чаралар санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында узачак.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Объездной тракт урамы буенча биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыклар булуын ачыклаган. Пычранган урын мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә.
Калдыкларны яндыру һәм туфракта металл ватыкларын саклау факты билгеләнгән ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Бөгелмәдә кара һәм төсле металл кабул итү предприятиесе территориясендә закон бозу очрагын ачыклаган.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Бөгелмә районы буенча «Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте» аша Кодаш торак пункты янында нефть продуктларының агызылуы турында хәбәр алынган. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, ТР буенча Россия ГТХМ вәкилләре белән берлектә, кичекмәстән, күрсәтелгән адрес буенча барып кайтканнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, торак, резин, агач чүп-чарыннан һәм үсемлек калдыкларыннан рөхсәтсез калдыклар булуын ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы – 570 кв.метр, күләме – 680 куб.метр.
Узган ял көннәрендә Әлмәт районында «Орленок» балаларны савыктыру лагере янында аварияле рәвештә нефть продуктларын агызу очрагы теркәлгән. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Россия ГТХМ ТР идарәсе, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ һәм Росприроднадзорның ТР идарәсе вәкилләре белән берлектә, әлеге урынга чыккан.