Бөгелмә районында нефть продуктлары агызылган. Экологлар территорияне тикшергән

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Бөгелмә районы буенча «Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте» аша Кодаш торак пункты янында нефть продуктларының агызылуы турында хәбәр алынган. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, ТР буенча Россия ГТХМ вәкилләре белән берлектә, кичекмәстән, күрсәтелгән адрес буенча барып кайтканнар. Территорияне тикшерү барышында ачыкланганча, торак пункттан 300 метр һәм Кодаш елгасының су объектыннан 100 метр ераклыкта, гамәлдәге скважина территориясендә, торбаүткәргечтән аварияле рәвештә техник сыекча агып чыккан, аның составында нефть продуктлары да булган, бу сыеклык алга таба рельефка агып төшкән. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 310 кв. метр тәшкил итә. Территориаль идарәнең Аналитик контрольлек буенча махсус инспекциясе белгечләре туфрактан пробалар алган, агызылган сыекчаның Кодаш елгасына эләгү факты ачыкланмаган. Предприятие федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә тиешле булганга күрә, әлеге мәгълүмат, чаралар күрү өчен, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International