Кошлар очкан биеклектән экологлар табигать саклау законнарын бозуның 300дән артык очрагын теркәде

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Казан шәһәре, шулай ук 10 муниципаль район: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары территорияләре һава өслегендә – кошлар очкан биеклектән торып тикшерелде. Вертолет ярдәмендәге тикшерүне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов уздырды. Рейд барышында табигать саклау законнарын бозуның 313 очрагы теркәлгән, аларның күбесе рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары.

Хәзерге вакытта хокук бозуларны оператив рәвештә бетерү һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатында җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International