Ютазы районында экологлар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрнең үтәлмәвен ачыклаган

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, торак, резин, агач чүп-чарыннан һәм үсемлек калдыкларыннан рөхсәтсез калдыклар булуын ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы – 570 кв.метр, күләме – 680 куб.метр. 

Әлеге гамәл «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы Федераль законның 13 ст. 1 пунктын һәм РФ Җир кодексының 42 ст. таләпләрен бозу булып тора. Ютазы районы Урыссу поселогы башкарма комитеты җитәкчесе адресына 5 нче майга кадәр санкцияләнмәгән чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International