Константиновка торак биләмәсендә 260 кв.метр чүплекне бетерергә кирәк

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Совет районының Привольная урамында көнкүреш калдыклары чүплеге барлыкка килгән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Константиновка торак биләмәсендә яшәүче борчулы гражданнардан шундый мөрәҗәгать алынган. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, оператив рәвештә урынга чыгып, әлеге участокны тикшергән һәм табигать саклау законнарын бозу фактын теркәгән. Тораклардан чыккан, сортларга аерылмаган калдыклар 260 кв. метр мәйданлы участокны чүпләгән, аның күләме 130 куб. метр тәшкил итә.

Юридик затка затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International