ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Идел буе районындагы Учительская урамында 2 нче йорт каршында рөхсәтсез калдыклар ташлау турында мөрәҗәгать керде.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Балыклар  үлү факты расланмады. Бүген экологлар Росрыболовство белгечләре белән бергә кабат Җиңү паркына чыктылар.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре чүпләрнең төрләре, аларны утильләштерү һәм икенче тапкыр файдалану турындагы белемнәрне киңәйтү максатында, Татар Борнашы урта мәктәбе укучылары өчен «Чүп – ул табигатьнең дошманы» дигән экология дәресе үткәргәннәр. 


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Югары Ослан урта мәктәбе укучыларына табигатьне һәм экологияне ничек сакларга кирәклеге турында  сөйләгән.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Министрлыкның Үзәк һәм Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү техника университетының Казан технология көллияте һәм Казан федераль университетының Яр Чаллы институты укучылары белән очрашты.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Табигатьнең торышы өчен кешенең җаваплы булуы турында күзаллау формалаштыру максатында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 4нче мәктәп-интернаты укучылары өчен «Дөнья – эколог күзлегеннән» дигән экологик дәрес үткәргән. 


2
июль, 2021 ел
җомга

Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә Олы Дәрвишләр бистәсе территориясенә барып кайткан. 


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районы Самосырово торак микрорайонында биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыкларны ташлау очрагын ачыклаган. Санкцияләнмәгән кишәрлекнең гомуми мәйданы – 4540 квадрат метр, күләме – 5900 куб. метр.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Бауман урамы буенча табигать саклау законнарын бозу, атап әйткәндә төзелеш кирпече һәм агач калдыклары урнаштырылган урынны ачыклаган.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының Константиновка поселогында, Совет урамы буенча бетон эшләнмәләр, асфальт һәм асфальт-бетон түшәм ватыкларын ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы 500 кв. метр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International