Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре Югары Ослан районында экологик дәрес үткәргән

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Югары Ослан урта мәктәбе укучыларына табигатьне һәм экологияне ничек сакларга кирәклеге турында  сөйләгән. Экология дәресе экология өлкәсендәге проблемаларга кагылышлы 3 блоктан торган: урманнарның юкка чыгуы, чүп-чарны утильләштерү һәм су объектларының пычрануы. Дәрестә алынган материалны ныгыту өчен, укучылар ребуслар, мәсьәләләр  чишкән һәм сорауларга җавап биргәннәр.

«Без мондый дәресләрне үсеп килүче буында экологик культура һәм тәрбия дәрәҗәсен күтәрү максатында даими уздырабыз», – дип билгеләп үтте Үзәк территориаль идарә хезмәткәре Нәргизә Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International