Казанда экологлар 5900 куб. метрдан артык күләмле чүплеккә тап булган

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районы Самосырово торак микрорайонында биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыкларны ташлау очрагын ачыклаган. Санкцияләнмәгән кишәрлекнең гомуми мәйданы – 4540 квадрат метр, күләме – 5900 куб. метр.

Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән.  Бүгенге көндә территория гаепле зат тарафыннан тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International