Балыклар үлү факты расланмады. Бүген экологлар Балыкчылык буенча федераль агентлык белгечләре белән бергә кабат Җиңү паркына чыктылар

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Балыклар  үлү факты расланмады. Бүген экологлар Росрыболовство белгечләре белән бергә кабат Җиңү паркына чыктылар

Кичә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, балыкларның күпләп үлүе турындагы мәгълүматтан соң, Казанның Яңа Савин районындагы Җиңү паркына тиз арада чыктылар.

Экологлар күл территориясен җентекләп тикшерделәр, тик балыклар үлү факты расланмады, күлгә юынтык су агызу факты да ачыкланмады. Парк хезмәткәрләре үз чиратында күлдә үлгән балыкларны күрмәүләре турында хәбәр иттеләр.

Бүген инспекторлар, лаборатория хезмәткәрләре һәм Росрыболовство белгечләре белән бергә, кабат Җиңү паркына юл тоттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International