ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе шәһәрендәге бер предприятие территориясендә туфракка һәм инешкә канализация агымнары агызуны теркәгән.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары вертолеттан күзәтү вакытында кирпеч ватыклары рәвешендәге төзелеш калдыкларына тап булган. Тикшерү барышында әлеге җир кишәрлегенең юридик зат милкендә булуы ачыкланган. Чүп-чарның гомуми мәйданы 5000 кв. метр тәшкил итә.
Бер гражданин Шилнә елгасының су саклау зонасында койма урнаштырып куеп, гражданнарның су янына ирекле үтеп керә алу мөмкинлеген чикләгән булган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районы, Олы Шилнә авылындагы әлеге закон бозу очрагын гражданнардан килгән мөрәҗәгать буенча ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе районында җирләрне бозу фактын май урталарында ук ачыклаган булган. Бу хәл санкцияләнмәгән рәвештә битум суырткан вакытта килеп чыккан, урынга полиция хезмәткәрләре чакыртылган.
“Стройсервис” акционерлык җәмгыяте, шәхсән максаттан чыгып, законсыз төстә гомумтаралган файдалы казылма чыгарып яткан. Оешма, җир асты биләмәләреннән файдалануга хокук бирүче лицензиягә ия булмыйча гына, карьердан рөхсәтсез-нисез гомумтаралган файдалы казылма (кирпеч балчыгы) чыгарган.