Меңнән артык алабугалы «Чиста шәһәр» экомарафонында катнашты

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Алабугалылар «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су обьекталарын саклау» федераль проекты кысаларында Чебурашка паркында оештырылган экомарафонда катнашты. Территорияне җыештыру квест-уен форматында узды. Анда катнашучылар чүпне фракцияләргә аерып җыйды. Паркта «Мин кайда - шунда чиста», «Чүпне сортларга аеру», «Парк һәм минем анда үз-үземне тотуыма жаваплылыгым», «Кыр ашханәсе» һәм «Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территораль идарәсенең мобиль лабораториясе» дип исемләнгән станцияләр эшләде.

Чара барышында флешмоблар, викторина һәм бәйгеләр оештырылды. Моннан тыш экологлар мобиль лаборатория буенча экскурсия дә уздырды. Катнашучылар, үз чиратында, киләчәктә шәһәрнең тагын 10 парк һәм скверында узачак акцияләргә кушылачагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International