Яр Чаллы шәһәрендә экологлар 5000 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек урынын ачыклаган

2020 елның 4 августы, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары вертолеттан күзәтү вакытында кирпеч ватыклары рәвешендәге төзелеш калдыкларына тап булган. Тикшерү барышында әлеге җир кишәрлегенең юридик зат милкендә булуы ачыкланган. Чүп-чарның гомуми мәйданы 5000 кв. метр тәшкил итә.

Милекчегә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 3 өлеше («Әлеге статьяның 1 өлешендә каралган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салыныгу яисә эпидемия яки эпизоотия барлыкка килүгә китергән гамәлләр (гамәл кылмау), әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаять җәзасына тартырлык гамәлләрне үз эченә алмаса») буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хокук бозучыга карата 500 мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне туктатып тору җәзасы яный. Карар кабул итү өчен административ эш материаллары ТР Яр Чаллы шәһәр судына җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International