ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә чаллылыларның Боровец күперендә һәм Мәскәү проспекты буенча юл кырые буйлап пычрак карны законсыз өеп кую  турындагы мөрәҗәгате килде.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Чаллының 4нче экологик-биологик үзәгендә Татарстанның шәһәр һәм районнарының 5-11 сыйныф укучылары өчен «Экология, шәһәр һәм без» дигән фәнни-гамәли экологик конференция булып узган. Жюри әгъзалары сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре дә чакырылган иде.


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре «Чиста Булачак» экоактивистлары белән бергә Чаллының 41 нче һәм 43 нче мәктәпләрендә 4 нче сыйныф укучылары өчен «Эко эстафета» уздырдылар.


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә булды. Чаллыда Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Веселые нотки» 66 нчы балалар бакчасында «ЭкоКөз»  бәйрәмендә нәниләр белән бергә көздә нинди билгеләр һәм ни өчен кошлар көньякка очып китүләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар һәм инспекторларны кул астындагы материаллардан эшләнгән кул эшләре белән шатландырдылар.


22
июль, 2022 ел
җомга

Бүген Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр, активистлар һәм җәмәгатьчеләр «Чаллы-Яр» торак комплексы янындагы Кама елгасының яр буе зонасын чистартты. «Россия суы» табигатьне саклау акциясе «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узды.


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре 4 нче урта мәктәп яны лагерында «Табигый байлыкларны сакла» дигән экологик дәрес үткәргән. 


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» мәгълүмат системасы ярдәмендә газ чистарту җайланмасының төзек булмавын ачыклаганнар. 


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ребуслар чишкәннәр, викториналарда катнашканнар һәм «Сүз төзе» уенында көч сынашканнар. Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллының 88 номерлы мәктәбендә шундый дәрес уздырган.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Министрлыкның Үзәк һәм Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү техника университетының Казан технология көллияте һәм Казан федераль университетының Яр Чаллы институты укучылары белән очрашты.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары өчен «Су һәм кеше» дигән экология лекциясе уздырган. Максаты – яшәеш өчен мөһим булган ресурска сакчыл карашка мотивацияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International