ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең «Веселые нотки» балалар бакчасында булдылар, нәниләр өчен «Хайваннар кышка ничек әзерләнә» дигән темага мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр.
Дәрес барышында балалар хайваннарның кышкы кырыс шартларга ничек җайлашуы, аларның үз-үзләрен тотышында һәм туклануында нинди үзгәрешләр булуы турында күп яңалыклар белделәр. Белгечләр балаларга елның салкын вакытында җәнлекләрнең исән калу ысуллары, мәсәлән, миграция, йокы һәм азык запасларын туплау турында сөйләделәр.
Дәрес интерактив элементлар белән тулы иде: балалар «Кем нәрсә ашый?» һәм «Бу хайван кайда яши?» уеннарын уйнап, тематик табышмакларны чиштеләр. «Белем бирүнең мондый формалары балаларга мәгълүматны җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә һәм табигать дөньясын танып белү процессын тагын да кызыклырак итә», - дип билгелиләр экологлар.
Дәрес тәмамлангач, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр активлыклары һәм кызыксынучанлыклары өчен экологик буяу рәсемнәре белән бүләкләнделәр. Бүләкләр алган белемнәргә күңелле өстәмә һәм табигатьне алга таба өйрәнүгә этәргеч булды.