Минзәлә районы суды экологларның агып төшүче сулар китергән зыянны каплау турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Минзәлә районында  хуҗалык-көнкүреш агынтыларының туфракка эләгү факты Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 2023 елның июлендә ачыкланган иде. Ул вакытта канализация коесының тулып торуы 20 кв.м. туфракны пычратуга китергән иде.

Алынган пробаларда артыклык булу нәтиҗәләре нигезендә экологлар зыянны исәпләделәр. Җир кишәрлекләре милекчеләренә карата 78 мең сумлык дәгъва юлланды.

Китерелгән зыянны ирекле компенсацияләү буенча чаралар күрелмәү сәбәпле, Экология министрлыгы Минзәлә район судына мөрәҗәгать итте. Суд тикшерүләре барышында әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян тулысынча капланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International