Чаллы шәһәренең 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кышын кошлар турында онытма» исемле танып-белү экодәресе булып узды. Очрашу Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында узды.
Өченче сыйныф укучылары кышлаучы кошларның тормышы, аларның гадәтләре һәм елның салкын вакытында очраткан кыенлыклары турында белемнәрен киңәйттеләр. Балалар кыш көне кошлар турында кайгырту аеруча мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.
Теоретик өлештән тыш, дәрес интерактив элементларны да үз эченә алды. Укучылар «Кошлар ашханәсе», «Янәшәдә кем яши» һәм «Кышлаучы кошлар турында син нәрсә беләсең» уеннарында катнаштылар. Активлык балаларга материалны яхшырак үзләштерергә һәм канатлы күршеләр турында күп яңалыклар белергә ярдәм итте.
«Мондый дәресләр үсеп килүче буында экологик культура тәрбияләүдә мөһим роль уйный, балаларга әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык хисе һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли», – дип саныйлар Экология министрлыгы белгечләре.