«Галактика балалары» Мамадыш лагерен ачу тантанасы экоплакатлар презентациясе белән билгеләп үтелде

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

«Без – галактика балалары, ләкин иң мөһиме – без синең балаларың, кадерле Җир!». «Притяжение Земли» совет җырыннан юллар бүген үзенчәлекле, экологик яңгырашка ия һәм Мамадышта ачылган «Галактика балалары» исемле җәйге лагерь концепциясен бик яхшы характерлый.

Палаткалы лагерь республикабызның иң матур почмакларының берсендә урнашкан. Урман белән әйләндереп алынган кояшлы алан Татарстанның төрле шәһәрләреннән балаларны сыендырды. Лагерьда булуның беренче көненнән үк балалар экодәрес формасында смена ачылуга әзерләнә башладылар. Вожатыйлар белән бергә алар әйләнә-тирә мохитне саклау буенча мини-проектлар әзерләделәр.

Ачылыш күңелле һәм, иң мөһиме, кызыклы узды. Балалар викторина сорауларына бердәм җавап бирделәр, рәсемле плакатлар рәвешендә тәкъдим ителгән проектларын якладылар. Һәр чыгышның мөһим пункты урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең чагылышы булды: үзеңнән соң чүп-чар калдырмау, үсемлекләргә, хайваннарга, кошларга сакчыл карау. Дөнья океанының пычрануы, атмосферага зарарлы матдәләр чыгара торган чүплекләр проблемалары да яңгырады яшүсмерләр чыгышларында.

Галактиканың экологик белемле, җаваплы балалары буыны үсүен аңлау сөендерә. Ә Мамадышның юмарт һәм кунакчыл җире аларга үзенең байлыкларын: кояшын, саф һавасын, урман яшеллеген рәхәтләнеп бүлешәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны уздыру үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүгә һәм агартуга ярдәм итә – «Экология» илкүләм проектының төп бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International