«Экологик эз»нең нәрсә икәнлеге һәм аны ничек итеп киметү турында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Экологлар 10 номерлы «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик белем бирү чарасы үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Ләшәү-Тамак мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары янына күчмә экология лабораториясе белән килде.
Чаллыда, «Парклар маршы-2022» Халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында, экологик десант узды. Шәһәр буйлап балалар ясаган рәсемнәр, плакатлар һәм шарлар белән бизәлгән бәйрәм трамвае үтте.
Төньяк территориаль идарә белгечләре Арча районының 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә чүпне ничек дөрес итеп аерырга кирәклеге турында аңлатты. Балалар «Батарейкалар, бирелегез!» һәм «Яхшы капкачлар» кебек экология акцияләрендә катнашулары турында сөйләде.
Казанның 91 нче номерлы һәм Питрәчнең 2 нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән бергә, кошлар өчен 20 дән артык оя ясады.
Чаллының Экология үзәгендә гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары һәм педагоглары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары белән берлектә, «Мәктәп яшендәге балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү: проблемалар, инновацияләр, перспективалар» дигән темага семинар үткәрде.
Азнакай гимназиясендә экология үзәкләре белән тәҗрибә уртаклашу буенча беренче семинар булып узды.
Чаллы «Чиста уеннар»ны үзенчәлекле итеп, ягъни плоггинг форматында уздырырга уйлаган. Катнашучылар ачык һавада йөгерү белән бергә чүп җыйган, пластикның күп булуы ачыкланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән бергә 200 активист 110 капчык чүп җыйган, болар исәбенә 27 капчык пластик һәм 23 капчык пыяла да керә.
Конференцияне ачу тантанасында катнашучыларны Табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Балтач районының «Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов сәламләде.