Чаллы шәһәренең Кама елгасы янында узган өмә нәтиҗәсендә 400 капчыктан артык чүп җыелган

2022 елның 22 июле, җомга

Бүген Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр, активистлар һәм җәмәгатьчеләр «Чаллы-Яр» торак комплексы янындагы Кама елгасының яр буе зонасын чистартты. «Россия суы» табигатьне саклау акциясе «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узды. Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәме белән үтте.

Акциядә 150гә якын кеше катнашты. Активистлар 2 км дан артык яр буе полосасын чистартып, фракцияләргә бүлеп, 450 капчык чүп җыйды. Җыелган чүпне «Горзеленхоз» ААҖ чыгарган, ә пыяланы «Skynet» аналар һәм балаларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәткәрләре алып киткән, икенчел чималдан алар савыт-сабалар ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International