Тәтештә экологлар кечкенә балалар өчен экология дәресе үткәрде

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү юнәлешендәге экология дәресе үткәрде. Белгечләр күрсәтмә материал сыйфатында «Малай һәм Җир» дип исемләнгән мультфильм әзерләгән иде. Әңгәмә барышында экологлар балаларга аларның табигатькә ничек ярдәм итә алуы һәм планетабызны матур, чиста һәм сәламәт итү мөмкинлеге турында сөйләде. Моннан тыш, мәктәпкәчә яшьтәге балалар уен формасында җәйге чорда табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, табышмаклар һәм ребуслар чиште.

Балалар, үз чиратларында, экологларга бик теләп ташландык материаллардан ясалган җир шары макетын күрсәтте, шулай ук алар планетабыз турында кызыклы фактлар белән дә уртаклашты.

Очрашу истәлеге итеп балаларга бүләкләр бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International