Су турында мөһим һәм кызыклы фактларны Буа шәһәренең 2нче лицееның 8нче сыйныф укучылары белде. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре балалар өчен иң кыйммәтле табигый ресурс турында мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр. Балалар фикер алышуларда актив катнаштылар һәм су структурасы, аның молекулалары турында белделәр.
Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча районының Күпербаш, Казанбаш һәм Түбән Мәтәскә балалар бакчалары өчен экодәресләр үткәрде.
Буа шәһәренең 2 нче лицееның 1 нче сыйныф укучылары яшь экологлар - табигатьнең яшь яклаучылары сафына керделәр.
Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, «Скайнэт» ана һәм балачакка ярдәм хәйрия фонды командасы һәм «Другой угол» инклюзив һөнәр үзәге автоном комерцияле булмаган оешма хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстанның биш авыл җирлегендә 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен экодәрес үткәрделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районындагы Ләшәү-Тамак мәктәбендә булдылар, экология дәресендә 2-4 сыйныф укучылары күчмә лаборатория белән танышты.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Шушмабаш балалар бакчасында булып, анда тәрбияләнүче нәниләр өчен экологик дәрес үткәрделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында «Эко-көз» балалар бәйрәмендә булдылар.
Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Алабуга шәһәренең «Жемчужинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәрде.
Болытлы һава торышына карамастан Буаның 2 нче лицей укучылары «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашып, Безымянной (Карлы елгасының сул кушылдыгы) елганың яр буен чүп-чардан чистарттылар.
Арчаның 2нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен Төньяк территориаль идарә инспекторлары «Табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт» дигән мавыктыргыч экологик дәрес үткәрделәр.