Казан укучылары юннат сафларын тулыландыралар

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Казанның Вахитов һәм Совет районының 12нче һәм 141нче мәктәпләрендә яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Мәктәп балаларын котларга һәм юннат сафларына кабул итәргә Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйсән Саттарова һәм Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Андрей Агарков килде.

Алар Экология министрлыгының Рус география җәмгыяте белән берлектә ел саен республика конкурслары, акцияләр үткәрүе, теләүчеләрнең барлык экологик чараларда да катнаша алуы һәм кыйммәтле призлар ота алуы турында сөйләделәр.

 «Экология белем бирүдә популяр юнәлешкә әверелә һәм безгә экологик грамоталы буын тәрбияләү бик мөһим. Чөнки әйләнә-тирә дөнья турында яхшы экокүзаллау алган укучылар киләчәктә табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булачак», - диде Ләйсән Саттарова. Исегезгә төшерәбез, хәзер Татарстанда 1600 укучы юннатлар булдылар.

Белешмә өчен:

2018 елдан Министрлык, кызыксынган оешмалар белән бергәләп, Татарстан Республикасының яшь натуралистлары хәрәкәтен активлаштыру буенча эш алып бара.

1. 2018 елда илнең иң массакүләм балалар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы юннатларының I Слеты үткәрелде.

2. 2019 елның мартында Яр Чаллыда II Юннатлар слеты үткәрелде, анда республиканың 23 районыннан 170 бала катнашты.

3. 2020 уку елында чаралар (муниципаль районнарга агитация алып бару, республиканың 8 эре шәһәрендә түгәрәкләр, экскурсияләр үткәрү) үткәрелде. Әлеге эшнең нәтиҗәсе онлайн форматта узган  III Республика Юннатлар слеты иде.

4. 2021 елның сентябрендә «Байтик» оешмасы базасында Татарстан Республикасының яшь натуралистларының IV республика слеты узды. Анда Татарстанның 17 районыннан 170 активист катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International