ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Мәктәптә экология» проекты «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә җиңүче булды, ә Татарстан Республикасы елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту проекты «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә» номинациясендә иң яхшы проект дип игълан ителде.


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Быелдан башлап Татарстанның муниципаль бюджет учреждениеләре «Утильләштерү мәктәбе: электроника» яңа федераль проекты кысаларында искергән техниканы бушлай утильләштерә алачак. Проект турында журналистларга ТР Экология министрлыгының экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева сөйләде.


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының аналитик лабораторияләрендә Татарстан балалары булды. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә экологлары КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалының 3 курс студентлары өчен лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр.

Казанның Вахитов һәм Совет районының 12нче һәм 141нче мәктәпләрендә яшь натуралистлар отряды барлыкка килде. Мәктәп балаларын котларга һәм юннат сафларына кабул итәргә Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйсән Саттарова һәм Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Андрей Агарков килде.


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге»ндә туры эфирда ТР экология һәм табигать ресурслары  министры урынбасары Егор Тарнавский татарстанлыларның экология проблемаларына битараф булмаган кешеләр өчен нинди конкурслар үткәрелүе турында сөйләде.

Алабуга районының Балалар экология-биология үзәгендә Татарстан Республикасының профильле экология үзәкләренең республика гамәли юнәлешле семинары булып узды, аның темасы «Экологик белем бирү бурычларын гамәлгә ашыру: традицияләр һәм инновацияләр» иде. Чарада ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгече Ләйлә Галимова да катнашты.


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай шәһәренең 2нче лицееның икенче сыйныф укучылары белән көнкүреш калдыкларын агызу, сулыкларны пычрату, урман ресурсларын саклау кебек темаларны тикшерделәр.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә булдылар.

Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский Норлат шәһәренең 9 нчы мәктәбендә «Цифр дәресе» үткәрде.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2022 елгы экология сезонына йомгак ясадылар һәм иң инициативалы волонтерларны һәм экохәрәкәт партнерларын бүләкләделәр. Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, экологик хәрәкәтләр артында – киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International