Безнең белән эшлә, бездән яхшырак эшлә!

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның 1600 баласы Юннат хәрәкәтенә җәлеп ителгән инде, хәзер мәктәп укучылары һәм экоактивистлар юннатлар сафын тулыландыруны дәвам итәләр.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, «Рус география җәмгыяте»нең  төбәк бүлекчәсе һәм кызыксынган оешмалар белән берлектә, 2018 елдан башлап Юннат хәрәкәтен торгызу белән шөгыльләнә. Юннатлар-бер үк,  табигатькә мәхәббәт, аның законнарын белү теләге, Җир шарында яшәүче һәркемгә сакчыл караш кебек  идеяләрне берләштерә торган балалар хәрәкәте.

Татарстанда ел саен республика конкурслары, экоактивистлар өчен акцияләр, шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән юннатлар слеты үткәрелә. 2022 елда ТР Яшь натуралистларының V слеты «Байтик» лагеренда узды, анда Татарстанның 30 районыннан 220 бала катнашты. Мондый чаралар экологик тәрбия, әйләнә-тирәлеккә сак караш үстерүгә юнәлтелгән «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.

Табигатькә булышучы юннатлар турында безнең роликны карагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International