Татарстан мәктәп укучылары өчен экологлар «Аерыгыз гына!» исемле экодәрес үткәрде

2022 елның 25 ноябре, җомга

Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары «Гринта» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә Чистайның 16 нчы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен экология дәресе үткәрделәр.

Уен формасында укучылар калдыклар, белән эш итүнең төрле ысуллары, кимчелекләре һәм өстенлекләре  белән таныштылар. Укучылар алган белемнәрен ныгытсын өчен Министрлык экологлары укучыларга сортировкалауны яхшыртуны һәм әйләнә-тирә мохитне яклау буенча үз планнарын төзергә тәкъдим иттеләр.

Түбән Каманың 26нчы мәктәбендә дә шундый ук дәрес булды. Дәрес барышында Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 4 нче сыйныф укучыларына чүпнең таркалып бетүе турында сөйләделәр. Балалар пластик шешәләрнең 400 ел эчендә генә, ә пыяланың 1000 елдан артык таркалуын белделәр.

Катнашучылар экологларга үз өйләрендә һәм мәктәпләрендә чүп-чарны сортлый башларга вәгъдә иттеләр, ә күпләр күптән инде үз гаиләләре белән калдыкларны аерым җыялар булып чыкты.

Безнең белән бергә аер – табигатькә булыш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International