Саба районы мәктәп укучылары өчен китапханәдә Эко-көн узды

2022 елның 18 ноябре, җомга

Төньяк территориаль идарә инспекторлары Саба районы Эзмә мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч һәм танып-белү экология дәресе үткәрделәр.

Белгечләр кешелек тарихының әйләнә-тирә дөнья һәм табигать белән ничек бәйләнеше турында сөйләделәр. Укучылар натуралист – балалар язучыларының әсәрләре, энциклопедияләр һәм табигать турындагы китаплар белән таныштылар. Балалар китаптан бик күп кызыклы яңа фактлар тупладылар. Әйтик, хәзер егетләр фил колакларының нинди озынлыкта булуын,  жирафларның һәм кешеләрнең муен умырткаларының бер үк санда  икәнлеген белә.

Балалар үзләрен табигатьнең чын белгечләре итеп күрсәттеләр, табышмакларны җиңел чиштеләр һәм экологик викторина сорауларына җавап бирделәр. Белемнәре һәм зирәклеге өчен һәр катнашучы безнең инспекторлардан китап-буяу алды. Яшь укучыларыбыз дөнья турында күбрәк белергә теләрләр һәм табигать турындагы китаплар аларга ярдәм итәр дип ышанабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International