Буаның «Әкият» һәм «Теремкәй» балалар бакчалары өчен Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары «Кышын кошларны саклагыз» дигән мавыктыргыч экология дәресе үткәрде. Белгечләр кышлаучы һәм көзен очып китүче кошлар турында, аларның нәрсә белән тукланулары һәм аларга бу кышны кичерергә ярдәм итү турында сөйләделәр. Балалар уен формасында үз куллары белән желе һәм орлыклар нигезендә кошлар өчен азык ясарга тырыштылар һәм инспекторларга канатлы дуслары турында шигырьләр сөйләделәр. Яшь экологлар дәрескә алдан ук әзерләнеп торганнар, әти-әниләре белән бергә җимлекләр дә ясаганнар, аларны бу көнне бакча территориясендә элеп куйганнар.
Шундый ук чара Азнакай шәһәрендә дә узды. Анда гимназия укучылары, ык буе территориаль идарә инспекторлары белән берлектә, җимлекләр элделәр һәм канатлыларга азык салдылар. Сыйланырга килгән кошлар арасында песнәкләр беренче пәйда булды.
Балалар экологларга җимлекләрне үз йортлары янында да урнаштырырга вәгъдә иттеләр. Кышлаучы кошларга шундый кайгырту белән салкын кышны кичерү җиңелрәк булачак.